Үткән гомер диген…Син Казанга килгән идең…

Үткән гомер диген…Син Казанга килгән идең
Театрга бардык. «Кол Шәриф»кә. Хәйран калдың!
Бөтен дөнья сиңа тансык иде…
Дөнья кадәр иде синең җаның!..

Ә оныгың дөнья гизә: океан- диңгезләрне.
Тау сыртларын саный. Исе китеп.
Бәгырендә генә үтмәс әрнү. Нигә киттең?!
Гөлле тәрәзләрең ятим итеп?!.

«Җегеткәйләр!»-дияр идең! Күрсәң
Тау башына кояш кунган мәлне!
Тау белән күк ерак ара түгел. Син бит күктә —
Ә мин тауда. Бер сөйләшик әле!

Синең хәер-фатыйхаңдыр: дөньям бөтен!
Ләкин миңа синең җылың җитми!
Илләр гизәм. Гомеремнең үз дисбесен тезәм!
Дәвер үтә…
Ә сагыну үтми!..

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт